60 яшьлек юбилей филология фәннәре докторы Илшат Сәхиятулла улы Насыйповның
Апрель 11, 2024
Просмотров: 47
11 нче апрель көнне гимназиядә галим, профессор, филология фәннәре докторы Илшат Сәхиятулла улы Насыйповның 60 яшьлек юбилее уңаеннан, районның татар теле һәм әдәбияты укытучыларының очрашу кичәсе узды.
Кичәдә мәртәбәле кунаклар: филология фәннәре докторы, профессор, фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы Ким Мөгаллим улы Миңнуллин, “Кызыл таң” газетасының төп мөхәррире, Акмулла университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты Фаил Камил улы Фәтхетдинов, Татарстан Республикасы Казан (Идел буе) федераль университетының татар теле белеме кафедрасы профессоры, доцент, филология фәннәре докторы Айрат Фаик улы Йосыпов катнашты. Алар Илшат Сәхиятулла улына булган котлауларын җиткерделәр.
Кичә кунакларның чыгышы һәм укучыларның җыр-биюләре белән үрелеп барды. Очрашу бик күңелле үтте.